

Нуриман районы урманчылары үз исәпләренә махсус хәрби операция зонасына озату өчен автомобиль сатып алды, дип хәбәр итә Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
Машина техник хезмәтләндерү һәм диагностика үткән, запаска шиналар да алынган. Транспорт чарасын Нуриман урман хуҗалыгы хезмәткәренә, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашкан яугиргә тапшырганнар.
— Безнең бердәмлектән һәм ярдәмгә килергә әзер торудан Ватанны саклаучыларның рухи көче һәм ныклыгы тора. Безнең бурыч – алар турында хәстәрлек күрү һәм тиешле бөтен нәрсә белән тәэмин итү, – дип ассызыклады Нуриман урман хуҗалыгы директоры Азамат Нургалин.
«Башкортстан» сайты буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгының Телеграм-каналынан.