“Мин илебезне һәм халкыбызны якладым”

“Башкортстан Геройлары” республика программасы быел 24 февральдә старт алды.

“Мин илебезне һәм халкыбызны якладым”“Мин илебезне һәм халкыбызны якладым”
“Мин илебезне һәм халкыбызны якладым”

“Башкортстан Геройлары” республика программасы быел 24 февральдә старт алды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашкан яугирләрне республика белән идарә итү командасына җыярга тәкъдим итте. “Без яугирләребезне Җиңү белән кайтуларын көтәбез, - диде ул. – Аларның фронтның алгы сызыгында бик мөһим сыйфатлары формалашты – намус, Ватанга тугрылык, нинди генә хәлдә дә югалып калмаска һәм намусыңны сатмаска. Ышанам, ватанын саклаучылардагы җаваплылык хисе, ватанпәрвәрлек Русия һәм Башкортстанның уңышлы үсеше өчен тыныч хезмәттә ярдәм итәчәк. Бүгенге көндә алгы сызыкта булучыларны да ,өйләренә әйләнеп кайтучыларны алга омтылырга чакырам. Сезнең тәҗрибәгез Башокртстанга, илгә кирәк. Уңышлар сезгә!”

Бу программа РФ Президенты Владимир Путин игълан иткән “Геройлар вакыты” федераль проектының дәвамы булып тора. “Бу программаны оештырганда мин шуны күзалладым: илнең киләчәк язмышы шундый яугирләр кулында булырга тиеш. Бу – сезнең вакыт, шуңа да программаны “Геройлар вакыты” дип атадык”, - дигән иде ил башлыгы.

Сайлап алу турларын үткән, 150 ветеран-яугир, онлайн-укулар үтеп, көндезге белем алу курсларына үтте. Алар арасында Антон Гаврилов та бар.

  • Мин бу программада катнашырга теләк белдердем, - дип бәян итте Антон. – Бу тыныч тормышта үзеңнең көчеңне сынап карар өчен яхшы мөмкинлек дип саныйм. Бу проектлар ярдәмендә яу яланыннан кайткан яугирләр тыныч тормышка тизрәк өйрәнәләр.

Мин бу проектта үзем өчен ике юнәлеш сайладым – иҗтимагый хәвефсезлек һәм терроризм белән көрәш, коррупциягә каршы эшчәнлек. Чөнки мин күп еллар көч структураларында эшләдем.

Икенче юнәлеш – Башкортстанда спортны үстерү. Аерым алганда, балалар спортын үстерүгә үз өлешемне кертәсем килә. Үзем 33 ел спорт белән шөгыльләнәм һәм спортчыларның нинди проблемалар белән очрашуын ишетеп кенә түгел, күреп беләм.

Антон Леонидович тумышы белән Стәрлетамак шәһәреннән. 2014 елда, вазифасында күтәрелү сәбәпле, Бөре шәһәренә эшкә күчерелә. Махсус хәрби операциядә “Вагнер” шәхси хәрби компаниясендә, ирекмәннәр корпусы составында гади штурмчыдан алып штурм взводы командиры урынбасарына кадәр хезмәт итә. Аның артында МХО гына түгел, Африкада халыкара терроризм белән көрәш, бу континентның хөкүмәтенә һәм халкына ярдәм күрсәтү тора. Иң кыйммәтле бүләкләре булып “Батырлык”  ордены һәм “Вагнер” шәхси хәрби компаниясенең “Окопный крест” ы  тора.

“Мин үземне батырлык кылдым дип санамыйм. Мин илебезне һәм халкыбызны дошманнан саклауда катнаштым. Фронтта бик дөрес, әмма катгый сүз бар: “Исәннәр арасында геройлар юк, үлгәннәргә инде дан кирәкми”. Мин бу сүзләр белән тулысынча килешәм”, - ди Антон.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас