"Битараф егетләр юк..."

"Бердәм Русия" ярдәме белән Башкортстанда МХО  ветераннары тыныч тормыш һәм карьера төзергә өйрәнә.

"Битараф егетләр юк...""Битараф егетләр юк..."
"Битараф егетләр юк..."

«Башкортстан Геройлары» кадрлар проектында катнашучылар өченче белем бирү модулен төгәлләде. Семинар, республиканың әйдәп баручы сәясәтчеләрен, депутатларын һәм җәмәгать эшлеклеләрен җәлеп итеп, «Бердәм Русия» партиясенең төбәк бүлегендә узды.

Укуның өченче этабы кысаларында спикерлар федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге партия проектлары, аралашуның һәм гражданнарны волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп итүнең заманча ысуллары, «Бердәм Русия»нең урындагы бүлекчәләре эше турында актуаль мәгълүмат бирде, махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын эшкуарлыкка җәлеп итүгә игътибар юнәлтте.

Исегезгә төшерәбез, проект партиянең төбәк бүлеге секретаре Радий Хәбиров тарафыннан тәкъдим ителгән һәм «Геройлар вакыты» федераль программасының дәвамы булып тора. "Бердәм Русия" аның белем бирү өлешен – МХОда катнашучыларның ихтыяҗларын исәпкә алган һәм партиянең Халык программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган өч модульле тематик программаны тәэмин итте.

"Сүзләр түгел, эшләр - «Бердәм Русия»не менә нәрсә аерып тора. Еллар буе тикшерелгән практика шуны күрсәтә: безнең партия – ул мөмкинлекләрнең гаять зур платформасы, анда һәркем үз урынын таба һәм җәмгыять файдасына үз потенциалын тормышка ашыра ала, – дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга партиянең төбәк бүлеге секретареның беренче урынбасары, Дәүләт җыелышы Рәисе Константин Толкачев. - Сезнең тәҗрибәгез - хәрби хәрәкәтләр зонасы аша узган кешеләрнең тәҗрибәсе аеруча кыйммәтле. Без аңлыйбыз, иң төгәл ярдәмне бу сынаулар аша узган кешеләр генә күрсәтә ала. Шуңа күрә безнең өчен сезгә ярдәм итү генә түгел, ә бер-берегезгә ярдәм итә алырлык шартлар тудыру да мөһим».

Эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко «Үз бизнесың» федераль программасын тәкъдим итте һәм МХОда катнашучылар, хәрби хәрәкәт ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен эшкуарлыкка ярдәм чаралары турында сөйләде.

«Башкортстан Геройлары» төбәк кадрлар проектын гамәлгә ашыру буенча киләчәк планнар турында Башкортстанда МХО ветераннары ассоциациясе рәисе, программаның Иҗтимагый советы секретаре Оскар Ситдыйков сөйләде.

«Башкортстан Геройлары» программасында катнашучылар өчен уку курсын уңышлы тәмамлап, партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов алдагы эш мөмкинлекләре  белән уртаклашты.

 

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас