

Мәгариф турындагы федераль законга тиешле үзгәрешләрне Дәүләт Думасы депутатлары икенче һәм өченче укылышта кабул итте.
Төзәтмәләр нигезендә, солдатлар өчен аларның югары уку йортларына кабул итү өчен кирәкле бердәм дәүләт имтихан нәтиҗәләренең гамәлдә булу вакыты аларның Украина, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләрендәге МХОда хезмәт итү вакытына яки Русия территориясенә Кораллы бәреп керүне кире кагу буенча бурычларны үтәү вакытына, шулай ук РФ дәүләт чигендә һәм төбәкләрнең чик буе территорияләрендә кораллы провокация барышында арттырыла.
Исегезгә төшерәбез, хәзер БДИ нәтиҗәләре аларны алу елыннан соң дүрт ел гамәлдә.
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.