

МХОда катнашкан яугир хәрби тәҗрибәсе һәм идарә итү серләрен белүе республика халкының иминлеге өчен хезмәттә зур ярдәм булачак, дип саный. I
“Верник” позывнойлы яугир десант гаскәрләрендә хезмәт иткән. Батырлык һәм кыюлыгы өчен IV дәрәҗәдәге Георгий кресты, II дәрәҗәдәге “Кыюлык өчен”, “Миналардан азат иткән өчен”, “Хәрби кыюлык” медальләре белән бүләкләнгән.
Евгений Телепнев “Геройлар вакыты” федераль программасында онлайн-уку курслары үтте. “Программа минем өчен үземнең көчемне сынап карарга мөмкинлек бирде”, - ди ул.
“Башкортстан Геройлары” программасында катнашырга теләк белдереп ике мең яугир гариза бирде. Программа быел февраль аенда старт алды. Ул РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча оештырылган “Геройлар вакыты” федераль проектының аналогы булып тора. Бу атнада республика җитәкчесе Радий Хәбиров программада катнашучыларның онлайн-укулар үтеп, стажировка үтә башлаулары турында әйтте һәм остазларына аларны үз канатлары астына алуга актив кушылырга чакырды.