

Махсус хәрби операциядә катнашучы яугир, биш бала әтисе булган Ярослав Андрюшенко Русия Иҗтимагый палатасы үткәргән “Ата даны” милли премиясе лауреаты булды. Бүләкләү тантанасы Мәскәү шәһәрендә үтте.
Премияне оештыручыларга 742 гариза килгән. 12 номинациядә төрле өлкәләрдә хезмәт иткән әтиләрне билгеләделәр. Анда мәдәният, мәгариф, фән, матбугат, дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә эшләүче ирләр билгеләнде.
Якташыбызны “Фән хезмәтләре һәм мәдәният, демография өлкәсендәге тикшеренүләре” номинациясендә бүләкләделәр. Ярослав Андрюшенко – социология фәннәре кандидаты. Тормыш иптәше Зилә белән алар ике ул һәм өч кыз тәрбиялиләр. Берничә ел рәттән "Ел гаиләсе” бөтенрусия конкурсында катнашканнар. Быел республика этабында аларны “Күп балалы гаилә” номинациясендә җиңүче итеп тапканнар. Ярослав үзе яуда күрсәткән батырлыклары өчен Суворов медале белән бүләкләнгән.