

Мобилизация буенча махсус хәрби операциягә киткән яугир РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән.
“Абрар” позывнойлы яугир фронттагы батырлыклары өчен Шәйморатов ордены һәм икенче дәрәҗәдәге “За отвагу” медале белән бүләкләнгән.
Тумышы белән Аскын районыннан булган яугир МХОга кадәр вахта ысулы белән йөреп эшли, әтисенә гаилә бизнесында ярдәм итә. 2022 елда ул мобилизациягә эләгә. 2024 елда инде ул хәрби хезмәттә калырга ныклап карар итә һәм контракт төзи. Башта танк дивизиясендә хезмәт итә, аннан зенит-ракета бригадасына күчерәләр.
Күптән түгел ул үзенең туган Карткисәк авылына кыска вакыөтлы ялга кайткан. Туган як җылысы фронтның алгы сызыгында хезмәт иткәндә көч бирә, ди ул.