

«Якташыбыз, яшь булуына карамастан, ил мәнфәгатьләрен якларга карар кабул итте. Аның эше — гадәти әйберләр артында яшеренгәнне күрә белү. Ул «птичка» белән идарә итә һәм һава разведкасы алып бара. Ватанын, якыннарын һәм киләчәген саклап, дөрес эш эшлим, ди. Күп нәрсә турында сөйләштек. «Гроза» безнең солдатларның рухы нык, барысы да алар алдында торган бурычларның мөһимлеген аңлый, дип ышандырды. Без аның һәм барлык хәрбиләр белән горурланабыз һәм Җиңүебезне якынайту өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез», – дип билгеләде Рөстәм Шәрипов.
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.