

«Юлай» Борай районының Яңа Тазлар авылында туып-үскән. 2012 елда өйләнә һәм гаиләсе белән Балтач районының Кумьязы авылына күченә. Оборона министрлыгы белән контрактка кул куюга кадәр төньякта вахта методы белән эшләгән. Яугир якташыбызны өендә хатыны Эльвина Малик кызы, өч улы һәм ике кызы көтә.
«Улы Юнир 7нче сыйныфка бара, волейболны бик ярата һәм ярышларда актив катнаша, кызы Юлия — уку алдынгылары исәбендә, 5нче сыйныфка барырга җыена һәм яшь шәйморатчының антын өйрәнә, Алия — биергә ярата һәм бию коллективында актив катнаша. Айсаф һәм иң кече улы Юлай (якташыбыз аның исемен позывной итеп алган да инде) балалар бакчасына йөриләр», — дип бәян итте Илгиз Субушев социаль челтәрләрдә.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең 40тан артык чарасы гамәлдә. Оборона министрлыгы белән килешү төзегән республика халкына 1 700 000 сум бирелә, айлык хезмәт хакы 210 мең сумнан башлана. Тулырак мәгълүмат белән башбат.рф сайтында танышырга була.
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: Балтач районы хакимияте башлыгы Илгиз Субушевның telegram-каналы.