

Солдатларның физкультура белән шөгыльләнү өчен штангалары, гантельләре, турниклары һәм брусьялары, шулай ук йөгерү юллары һәм башка спорт җиһазлары бар.
Ратмир Мәүлиевка теге яки бу бурычларны үтәү өчен җайлаштырылган башка җир асты биналарын да күрсәттеләр. Мәсәлән, аларның берсендә яугирләребез БПЛА, пилотсыз очкычларга детальләр һәм хәтта автомат ату коралы өчен әйберләр җитештерү буенча остаханәләр оештырган.
«Һәрвакыт безнең егетләрнең яңа технологияләрне үзләштерүләренә һәм җир асты инфраструктурасын шулкадәр ныгытуларына гаҗәпләнәм», - дип язды Ратмир Мәүлиев үзенең социаль челтәрләрдә.
Моннан тыш, солдатлар җир астында кер юу урыны һәм мунчалар төзегәннәр.
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.