

Әлеге вакытта Уфа мэры Ратмир Мәүлиев – Луганск халык республикасында. Ул анда гуманитар конвой белән барды. Алар хәрбиләргә югары йөрешле мотоцикллар, квадрокоптерлар, генераторлар һәм башка кирәк-яраклар алып килде.
Ратмир Мәүлиев исәптән чыгарылган һәм конфискацияләнгән автомобильләрне махсус хәрби операция сугышчылары өчен ничек әзерләүләрен күрсәтте.
Машиналар алгы сызыкка җибәрелер алдыннан үзгәртелә – аларны хәрби бурычларны хәл итү өчен җайлаштыралар.
“Без исәптән төшергән һәм МХО зонасына җибәргән автомобильләр махсус ремонт зоналарында модернизация уза. Аларны кисәләр һәм, хәрби бурычларны хәл итү өчен җайлаштырып, көчле пикапларга әйләндерәләр. Ремонт зонасы җитәкчесе сөйләвенчә, мондый машиналар Бөек Ватан сугышы елларындагы легендар Т-34 танклары кебек чын “Җиңү коралына” әверелә. Алар компактлы, маневрлы, яу вакытында нәтиҗәле хәрәкәт итәргә һәм безнең сугышчыларга гомерләрен саклап калырга ярдәм итәләр”, – ди башкала җитәкчесе.