

Программаның иҗтимагый советы утырышында проектны гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр.
Сайлап алу турлары аша 70 кеше финалга үткән. Аларның һәркайсына республика белән идарә итүче командадан остаз билгеләячәкләр, кайсы тармакта стажировка үтүне яугир үзе хәл итәчәк. Алар 21 июльдә старт алган белем алу программасына кушылачак.
“Исем өчен түгел! Әлеге уку программасын үткәннән соң бу егет-кызлар эшкә максималь тиз арада кереп китәргә һәм Ватаныбызга, республикага хезмәт итәргә тиеш!” – диде Радий Фәрит улы.
Июнь аенда “Башкортстан геройлары” программасында катнашучылар өчен ачык лекцияләр үтте. Аны 60 яугир тыңлады.
Исегезгә төшерәбез, бу программа быел февраль аенда старт алды. Аның максаты – махсус хәрби операциядә хезмәт итеп кайткан яугирләр арасыннан республика белән идарә итә алырлык команда төзү. Бу проект РФ Президенты Владимир Путин игълан иткән “Геройлар вакыты” проектының аналогы булып тора. Программада катнашу өчен ике меңләп яугир гариза бирде, алар өч сайлап алу турын үтте. “Бу кешеләр фронтның алгы сызыгында булган, алар чыныгу мәктәбе үткән, җаваплылык, кыюлык, авыр вакытларда югалып калмау кебек сыйфатларга ия”, - диде Радий Хәбиров.