

Махсус хәрби операция зонасына Илеш районыннан 32нче гуманитар конвой китте. Муниципалитет башлыгы Илдар Мостафин хәбәр иткәнчә, "Днепр" мотоциклын, ике "ВАЗ-2115" һәм "Нива" автомобилен алгы сызыкка алып баралар.
Рәсүл Ялалов якташларына рабица сеткаларын тапшырган. Моннан тыш, гуманитар конвой йөгендә дүрт бензогенератор, аккумуляторлар, маскировка челтәрләре, төзелеш инструментлары, берничә коры душ комплекты һәм җирле көллият студентлары ясаган сигез тактик носилка бар.
"Барлык ярдәмне, шул исәптән туганнарының һәм якыннарының шәхси посылкаларын да кертеп, якташ хәрбиләребезгә — шәхсән, кулдан-кулга тапшырабыз. Без бу элемтәнең һәм кече Ватаннан ярдәмгә ышанычның никадәр мөһим булуын беләбез. Райондашларыбызга матди һәм рухи ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәтлемен! Сезнең яхшылыгыгыз үзегезгә меңләтә әйләнеп кайтсын", - дип язды Илдар Мостафин социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәсендә.
"Башинформ" буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.