Башкортстаннан яу кырына внедорожниклар алып барганнар

Башкортстан хәрбиләре өчен милек белән конвойны Авыргазы районыннан хакимият башлыгы Арслан Шаһаретдинов илтте. 

Башкортстаннан яу кырына внедорожниклар алып барганнарБашкортстаннан яу кырына внедорожниклар алып барганнар
Башкортстаннан яу кырына внедорожниклар алып барганнар

Махсус хәрби операция зонасына Авыргазы районыннан гуманитар йөк китерелгән. Район халкы якташларына радиоэлектрон көрәш чаралары, "КамАЗ" һәм "УАЗ" өчен запас частьләр, май, бензогенераторлар, маскировка челтәрләре, медикаментлар һәм башка бик күп әйберләр җибәргән. Шулай ук яугирләр УАЗ-"буханка" һәм "Нива" внедорожнигын кабул итеп алдылар.

"Йөк кабул ителде һәм инде безнең яклаучыларга ярдәм итүенә өметләнәбез. Өйгә кайтабыз. Бу мөһим миссиядә катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм. Егетләр, сезнең хезмәтегез һәм батырлыгыгыз өчен баш иябез. Туган җиргә исән-сау кайтыгыз. Без сезнең һәрберегез белән горурланабыз", - дип язды муниципалитет җитәкчесе үзенең социаль челтәрләрендә.

 

"Башинформ" буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

 

Башкортстаннан яу кырына внедорожниклар алып барганнар
Башкортстаннан яу кырына внедорожниклар алып барганнар
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас