

Кырмыскалы районында яшәүче “Дед” позывнойлы ир бер елдан артык инде махсус хәрби операция барган территориядә хезмәттә. Ул фронтның алгы сызыгында штурм ротасында хезмәт итә. Бу адымга аны 2022 елда өлешчә мобилизация кысаларында улы МХОга киткәч этәрә. Улы – “Муни” позывнойлы яугир. Гаиләдә ике кыз, ике малай тәрбияләнгәннәр.
“Дед” былтыр җәй яраланган, әмма дәваланганнан соң яңадан фронтка юлланган.
Исегезгә төшерәбез, МХО зонасында хезмәт итү өчен контракт төзергә теләүчеләр бөтен кызыксындырган сорауларын 117 яисә 122 номеры, яисә (347) 218-19-19, күп фүнкцияле үзәкләрнең офисларында “Минем документлар” бүлегендә бирә ала. Сайлап алу пунктының номеры (347) 248-29-31.
Шулай ук контракт буенча хезмәт турындагы бөтен сорауларга да җаваплар башбат.рф, телеграм каналындагы чат-ботларда бар. Уфа шәһәренең Революция урамы, 156 нчы санлы йортта урнашкан контракт буенча хәрби хезмәткә алу буенча пунктта, хәрби комиссариатларда аңлату эшләре алып барыла.
Уфа шәһәрендә МХОда катнашучыларга торак сатып алганда ташлама ясыйлар.
Республикада МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына 40 лап ярдәм төре күрсәтелә.