

Уфа шәһәрендәге Боз сарае каршыннан чираттагы яугирләр төркеме кыска вакытлы ялдан соң махсус хәрби операция барган зонага юлланды. Аларны озатырга республиканың хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе Егор Ефимов һәм Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары Солтан Бадыков озатырга килделәр.
Башкортстанда МХОда катнашкан яугирләр һәм аларның гаилә әгъзалары өчен 40 тан артык ярдәм чарасы эшли.
Исегезгә төшерәбез, МХО зонасында хезмәт итү өчен контракт төзергә теләүчеләр бөтен кызыксындырган сорауларын 117 яисә 122 номеры, яисә (347) 218-19-19, күп фүнкцияле үзәкләрнең офисларында “Минем документлар” бүлегендә бирә ала. Сайлап алу пунктының номеры (347) 248-29-31.
Шулай ук контракт буенча хезмәт турындагы бөтен сорауларга да җаваплар башбат.рф, телеграм каналындагы чат-ботларда бар. Уфа шәһәренең Революция урамы, 156 нчы санлы йортта урнашкан контракт буенча хәрби хезмәткә алу буенча пунктта, хәрби комиссариатларда аңлату эшләре алып барыла.