Мишкәдә “Җир коты” узачак

Фестиваль МХО катнашучыларын һәм аларның гаиләләрен җыячак.

https://vk.com/zashitnikiotechestvarbhttps://vk.com/zashitnikiotechestvarb
https://vk.com/zashitnikiotechestvarb

Шимбә көнне, 28 июньдә, Мишкә районында “Җир коты – Сила земли” IV төбәкара этномәдәни патриотик фестиваль узачак.

Фестиваль кысаларында халык дәвалаучылары арасында мастер-класслар, халык уеннары, фольклор-көнкүреш йолалары буенча тренинглар, гамәли сәнгать буенча мастер-класслар һәм һөнәрләр ярминкәсе узачак. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен “Ватанны саклаучылар”ның медицина һәм юридик десанты эшләячәк.

Табиблар, юристлар, психологлар һәм башка белгечләр кабул итәчәк. Бизнес-бергәлекләр үзләренең белем бирү проектларын тәкъдир итәчәк. Шулай ук МХОда катнашучылар һәм гаилә әгъзалары өчен “Ватанны саклаучылар”ның эшкуарлык буенча белем бирү программасына старт биреләчәк.

Бу көнне мануаль терапевтлар, сөяк утыртучылар, массажистлар, хиҗам осталары, гирудотерапевтлар, дин әһелләре, табиблар, юристлар һәм психологлар эшләячәк.

Фкстивальнең оештыручылары – Русия халыклары ассамблеясенең төбәк бүлеге, Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте, “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Башкортстан буенча филиалы, Мишкә районы хакимияте.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас