

Һәр чорның үз геройлары була. Бүген алар – махсус хәрби операциядә катнашучы, илебезне яклаучы яугирләребез. Яшьләргә патриотик тәрбияне нәкъ алар үрнәгендә бирү мөһим.
2022 елда игълан ителгән өлешчә мобилизация Миякә районының Кыргыз-Миякә авылында яшәүче Сәгыйтов Илгиз Факил улының Себер тарафларына вахтага йөреп эшләгән чагына туры килә. “Мин Уфа шәһәрендә пропискада, шәһәрдән шалтыратып повестка китерүләрен әйттеләр, - дип искә ала өч ел элек булган вакыйгаларны Илгиз. – Уфага барып повестканы үзем алдым. Донбасста махсус хәрби операция баруын барыбыз да белә идек, без дә бармасак, кем бара инде тагын?
Илгиз МХОга кадәр Уфа шәһәрендә нефть-техник көллиятен тәмамлый, Энгельс шәһәрендә ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп Ватан алдындагы бурычын үти, өйләнә, тормыш иптәше белән Кыргыз-Миякәдә йорт салып керәләр, ике бала тәрбиялиләр.
“Сугышта курку хисе буламы? Алыш барышында яугирләр нинди хисләр кичерә? Беренче бәрелешне хәтерлисезме?” Аңа бу сорауларны еш бирәләр.