"Военкорларга дәүләт ярдәме буенча Башкортстан тәҗрибәсен кулланырга кирәк"

Шулай диде Русия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев.

https://ruj.ruhttps://ruj.ru
https://ruj.ru

Төбәк башлыгы Радий Хәбиров инициативасы буенча эшләнгән һәм БР Дәүләт Җыелышы тарафыннан кабул ителгән республика хәрби журналистларына дәүләт ярдәме турындагы закон илнең медиакырында көтелгән уңай реакция тудырды.

Башкортстанда мондый документның барлыкка килүенә Русия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев та үз бәясен бирде.

“Башкортостан илнең хәрби журналистика ветераннары турындагы канун кабул ителгән беренче төбәге булды. Журналистлар берлеге, әлбәттә, бу карарны хуплый. Без Цифрлы үсеш министрлыгы, Дәүләт Думасының Мәгълүмати сәясәт комитеты белән берлектә узган елдан әлеге яңа статус өчен нормативлар эшләдек. Тәкъдим Оборона министрлыгында да хупланды”, – дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Әлегә мондый закон илнең бер генә төбәгендә дә юк. Владимир Соловьев якын киләчәктә бу мөһим закон новациясе “Русия Федерациясенең башка субъектларында да, ә аннары тоташ илдә дә пәйда булачагына” ышаныч белдерде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас