Башкортстаннан сөю белән!

Башкорт дәүләт филармониясе артистлары МХО зонасында концертлар белән чыгыш ясады.

Башкортстаннан сөю белән!Башкортстаннан сөю белән!
Башкортстаннан сөю белән!

    Башкорт дәүләт филармониясе артистлары МХО зонасында концертлар белән чыгыш ясады.

    Махсус хәрби операция зонасында Башкортстан Республикасы артистларыешкунакбула.Алар фронт яны госпитальләрендә, Донецк һәм Луганск халык Республикаларының мәктәпләрендә һәм мәдәният учреждениеләрендә, Башкортстан шефлык иткән Кызыл нуршәһәрендә, шулай ук сугышчан элемтә линиясендә концертлар белән чыгыш ясыйлар.

   Шуныңбелән артистларыбыз солдатларның сугышчан рухын күтәрә, Русиянең яңа төбәкләре халкын Башкортстан мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыра.

   Башкорт дәүләт филармониясе артистлары концерт белән Ровенька шәһәре госпиталендә, солдатлар тернәкләндерү уза торган урында булды. Бу юлы “Йолдызлы десант”ның махсус миссиясе бар иде: алар махсус операция уздыру зонасына концерт белән генә түгел, гуманитар ярдәм белән дә бардылар. Башкортстанның халык артистлары Әлфия Юлчурина һәм Мәхмүт Надыршин, Башкортстанның атказанган артистлары Зөлфия Авзалова, Айрат Карасов һәм Руслан Рахмангулов, тавыш операторы Геннадий Липатов, машина йөртүчеләр Александр Бирюков һәм Эдуард Кәлимуллин Луганск Халык Республикасына ике машинада барды.  Алар шулай ук Белгород өлкәсендә Салават Юлаев исемендәге батальоннар сугышчылары алдында һәм Белгород шәһәре госпиталендә концертлар белән чыгыш ясадылар.         

Фото:пресс-служба Башгосфилармонии

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас