

Башкортстанда сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының торак урыннарын җайлаштыру дәвам итә. Фондның республика филиалында адаптацияләүгә 123 гариза (2025 елның 23 июненә булган мәгълүматлар буенча) кабул ителгән. Аларның 104е буенча махсус комиссия биналарны тикшергән. 35 бина җайлаштырылган, калганнарын да җайлаштырырга тиешләр.
Торакны уңайлырак итү мөмкинлеге турында Балтач районының Иске Балтач авылыннан Илмер Фәрраховка “Ватанны саклаучылар” фондының Башкортстан буенча филиалының социаль координаторлары Гүзәл Бухина һәм Гөлшат Нуркаева сөйләгәннәр. Алар ветеранга гариза бирергә һәм кирәкле документларны рәсмиләштерергә ярдәм иткәннәр.
Инвалидлар ихтыяҗлары өчен торак урыннарны тикшерү буенча махсус комиссия Илмер Фәрраховка кирәкле җиһазларны ачыкларга булышкан. Ветеранга төтен, су, газ датчиклары белән “Акыллы йорт” системасын урнаштырганнар, махсус эш урыны җиһазландырганнар, функциональ кәнәфи һәм робот-пылесос биргәннәр.
Смартфонлы һәм электр приборлары белән идарә итү өчен колонкалы "Акыллы йорт" СВО ветеранының тормышын җиңеләйтәчәк, ул көнкүреш бурычларын тизрәк үти алачак.
– “Ватанны саклаучылар” фондына һәм социаль координаторларыбыз Гүзәл белән Гөлшатка ярдәмнәре өчен зур рәхмәт! Урнаштыручы егетләргә афәрин, барысын да тиз һәм төгәл эшләделәр, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Илмер Фәррахов.
- Авыр җәрәхәтләре булган ветераннар аеруча кайгыртуга мохтаҗ. Протезлар бирүдән тыш, фонд торак биналарны яклаучыларыбызның шәхси ихтыяҗларына җайлаштыра. Без аларга мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудырырга, мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәргә һәм кирәкле хезмәтләрне күрсәтергә тиеш, – ди “Ватанны саклаучылар” фондының Башкортстан буенча филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина.
Шуны да әйтергә кирәк, барлык кирәкле җайланмалары һәм җиһазлар белән “Акыллы йорт” системасын “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды ветеранга бушлай биргән.
“Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының республика филиалы эше турында җентекләбрәк монда белергә була.