Хәрбиләр лаеклы бәһаланды

Республика районнары хакимиятләре, якташларны махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны фидакарь үтәгән өчен медальләр белән бүләкләү турында хәбәр итә.

Хәрбиләр лаеклы бәһаландыХәрбиләр лаеклы бәһаланды
Хәрбиләр лаеклы бәһаланды

Аскын районының Кашкино авылыннан «Фунтик» позывнойлы МХО яугирен «Жуков»медале белән бүләкләделәр.

Муниципалитет администрациясе хәбәр иткәнчә, хәрби фронтта махсус операция бурычларын үтәгәндә үзен бик яхшы күрсәтә. «Фунтик» танкка каршы дивизионда машина йөртүче булып хезмәт итә, дип ачыклык керттеләр муниципалитетта.

Ә Бөре районыннан МХО яугире Иван Галанов, хәзерге вакытта яралану сәбәпле өйдә, Суворов һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнде. Бүләкләү тантанасы Бөре районы хәрби комиссариатында узды.

Батыр ир-атка медальләрне хәрби комиссар Игорь Швец тапшырды, дип хәбәр иттеләр район администрациясендә.

Хезмәте һәм хәрби бурычларын үрнәкле итеп үтәгәне өчен Чакмагышның Рапат авылыннан яугир «Махсус хәрби операциядә катнашучы» грамотасы һәм медале белән бүләкләнде. Бу турыда Чакмагыш районы башлыгы Реканс хәбәр итте. Ямалиев

«Бу инде хәрбинең икенче югары бүләге. Май аенда Җиңүнең 80 еллыгына ул Русия Федерациясе Оборона министрлыгының «Сугышчан батырлыклары өчен» медален алды, аңа ул дошман дронын юк иткән өчен лаек булды», — дип язды муниципалитет җитәкчесе социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтында.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Хәрбиләр лаеклы бәһаланды
Хәрбиләр лаеклы бәһаланды
Автор:
Читайте нас