

Уфаның Ленин районы хакимияте башлыгы Олег Котов Башкортстан Дәүләт Җыены - Корылтае депутаты Валентин Солодовник белән берлектә махсус хәрби операция зонасына сәфәре барышында Донецктагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм тапшырды. Гуманитар йөккә «УАЗ» маркалы автомобильләр, «Regulmoto Sport» тизйөрешле мотоцикллар, дроннар, маскировка челтәрләре, азык-төлек запаслары, шәхси гигиена чаралары һәм индивидуаль посылкалар кергән.
Солдатлар Башкортстан меценатларына һәм халкына күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.