"Бу программа вакытында оештырылды"

Башкортстанда туып-үскән Русия Герое Сергей Тулин “Башкортстан Геройлары” программасының иҗтимагый советына кертелгән.

"Бу программа вакытында оештырылды""Бу программа вакытында оештырылды"
"Бу программа вакытында оештырылды"

Башкортстанда туып-үскән Русия Герое Сергей Тулин “Башкортстан Геройлары” программасының иҗтимагый советына кертелгән. Ул бу программаның кирәклеген раслый һәм ул вакытында оештырылды, махсус хәрби операциядә катнашкан яугирләргә ярдәм итәчәк, ышаныч булачак, дигән фикердә.

“Бу программа исем өчен генә оештырылмады, ул  үз гомерләрен Ватаныбыз өчен кызганмаган кешеләр өчен кирәк. Президентыбыз яугирләрнең ышанычлы булуында шикләнмәвен берничә тапкыр әйтте. Илебез өчен авыр булган вакытларда ул кешеләр кулларына корал алып, гомерләре белән исәпләшми Ватан сагына басты”, - ди ул.

Сергей Тулин тумышы белән Миякә районының Кече Гайнә авылыннан. Казан суворов училищесын тәмамлаганнан соң Рязань һава-десант училищесын тәмамлый. Десант гаскәрләрендә взвод командирыннан батальон командирына кадәр күтәрелә. 1990 елда Фрунзе исемендәге хәрби академияне тәмамлый. 1994 елның декабреннән 1995 елның маена кадәр Чечен Республикасында батальон тактик төркеме белән командалык итә. Грозный шәһәрен штурмлауда катнаша.

“Башкортстан Геройлары” проекты быел февраль аенда старт алды. Ул РФ Президенты Владимир Путин игълан иткән “Геройлар вакыты” федераль проектның аналогы булып тора. Күптән түгел ярымфиналга чыгучылар өчен ачык лекцияләр үтте.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас