АЛАР ЙӨРӘКНЕҢ ҮЗӘГЕНДӘ

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның указына ярашлы, агымдагы ел республикабызда Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү елы исеме астында үтә. Бүгенге көндә Чакмагыш районыннан йөзләрчә ир-егет илебез иминлеген саклауда катнаша.

Махсус хәрби операциянең тәүге көннәреннән үк яу яланындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм оештырыла башлады. Бу изге эш әле дә дәвам итә. Якташларының ихлас кайгыртучанлыгы яугирләрне кыюлыкка өнди, җиңүгә ышаныч уята. «Илебез сагында торучы солдатлар туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсын…» Барчабыз да менә шундый изге теләктә.

Бүген сүзем – Чакмагыш районы бөркете Инсаф Саматов һәм аның якыннары хакында булыр.

Инсаф Көсәкәй авылында тату, эшсөючән гаиләдә туып-үскән. Әнисе Энҗе – Рапат авылы кызы. Уңган килен, яхшы каенана, тынгысыз күңелле хуҗабикә ул. Әтисе Мазһар – «Юлдаш» хуҗалыгында алдынгы механизатор. Үрнәк авыл советы депутаты, авыл старостасы да. Туган төбәгендәге һәр яңалык, үзгәреш, уңыш һәм проблемаларның барысы хакында да хәбәрдар. Ул-кызлары һәм туганнары белән бер йодрык булып яшиләр, якыннары бу йортта һәрвакыт иң кадерле кунак. Дөньялары җитеш, табыннары сыйлы Саматовларның.

Бу җылы учакны тергезгән Саматовлар тәүфыйклы өч бала үстергән. Бүгенге көндә яу яланындагы улларын сагынмый, уйламый уздырган мизгелләре юк та. Аның һәр адымы, һәр сүзе үзе турында искә төшереп торалар. Саматовлар Инсафтан һәр шалтыратуны сабырлык белән көтеп алалар.

Инсаф бәләкәй чагыннан ук күндәм, ярдәмчел булуы белән аерылып торган. “Әтисеннән күргән –ук юнган”, дигәндәй, барлык эшләргә дә өйрәнеп үскән. Спорт белән мавыккан, егет үзаллы шөгыльләнеп буынын ныгыткан, йөрәгендә гайрәт, беләгендә көч арттырган. Чаңгы ярышларында призлы урыннар алган Инсаф. Тырыш егет тугызынчыны Үрнәк мәктәбендә, унберенче сыйныфны Чакмагыш гимназиясендә тәмамлый. Үзендә чын ир-егетләр сыйфатларын камилләштергән Инсаф арытаба хәрби хезмәт юлыннан китүне максат итеп куя. Хыялын тормышка ашыра: Казан хәрби училищесына укырга керә. Язмыш юлын сайлаганда ул олырак буыннан үрнәк ала. “Бар гомерен хәрби хезмәткә багышлаган зурәтиебез Галинур да улыбызны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә үз өлешен кертте”, – ди Саматовлар.

Ватан алдында сынаулы чор тууга, кыю йөрәкле Көсәкәй егете махсус хәрби операциянең тәүге көннәреннән үк яу кырына юллана. Утлы яу яланында йөргән Инсаф якыннары белән элемтәдә тора. Әнисе белән әтисе телефоннан сөйләшкәндә дулкынлануларын, борчылуларын күрсәтмәскә тырышалар. Читтән карап торганда да алар арасындагы ниндидер күзгә күренмәс җылылык, якынлык тоемлана. Йөрәкләренең иң түрендә – газизләре өчен янып-көю, яныбызга, балалары янына исән-сау әйләнеп кайтсын дигән теләкләр генә…

– Дошман белән алышларда үзалдына куелган бурычны намус белән үти улыбыз, – ди солдат әнисе. – Инсаф улыбызга майор званиесе бирелде, күпсанлы орден-медальләр белән бүләкләнде. Берничә мәртәбә яраланып, госпитальдә дәваланырга туры килде аңа. Ләкин һәрбер очрактан соң да кабат сафка баса һәм алгы сызыкка юллана. “Минем иптәшләрем анда, мин аларга кирәк!” ди. Киленебез Олеся Казанда яши. Әтиләренең дә, безнең дә олы сөенечләребез булып оныкларыбыз: улыбыз һәм кызыбыз үсеп килә.

Инсафтан өлкән улыбыз Илсур – югары белемле укытучы. Ул да гаиләле. Киленебез Лилия белән Чакмагышта яшиләр, ике ул үстерәләр.

Кызыбыз Зифа – Мифтахетдин Акмулла исемендәге педагогия университетының тарих факультетында белем алды. Ул да абыйсы белән бергә үткән балачак хатирәләрен яңартып кына тора. Балаларны тыңлыйбыз да, аларның сабый чакларында без күрмәгән әллә күпме кызыклы, маҗаралы мизгелләрен ачабыз үзебез өчен. Өч таган кебек тату, бердәм алар.

Барыбыз да Инсаф хакында сәгатьләр буе сөйли алабыз. Балалар, туганнар бергә үткән балачак хатирәләрен яңартып, сөйләшеп утырганда вакыт үткәнен дә сизми калабыз...

Балалар бер кулдагы бармак шикелле, кайсысын тешләсәң дә авырта. Әмма Инсафыбыз яныбызда булмагач, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы буларак, бигрәк йөрәкнең үзәгендә инде. Гел тырыш булды, максатчан, икеләнеп тормый торган кыю егет булып үсте. Бик авыр чаклары да буладыр, нишлисең, безгә бала булса да, чын ир-егет бит инде ул, солдат, яугир, командир, дуслары, яудашлары язмышы, үтәләсе бурычлар өчен җаваплы. Ходаем ярдәменнән ташламасын. Ир-егетләр сер бирми, барын да безгә белгертми уздырадыр. Изге догаларыбыз гомерләрен сакларга ярдәм итсен. Шатлыклы сәламнәре генә килеп торсын балакаебызның. Дөньялар тынычланып, тизрәк тыныч тормышка, тыныч хезмәткә кайтсыннар. Шул шатлыклы көннәр тизрәк җитсен. Әниләрнең күзләре яшькә чыланмасын... Газиз оныкларыбыз әтиләренең көчле иңнәрен, хәстәрлек тоеп, тормышка ныклы адымнар белән китсеннәр. Шатлыклы очрашулар көне тизрәк җитсен иде, – ди Саматовлар.

Йөрәк парәсен яу кырына озаткан Энҗенең күзләреннән энҗедәй яшь бөртекләре, “менә тамам, менә тамам”, дигәндәй күренә дә, сабырлык белән түземлек көченә түзә алмый сытылып югала. Мондый баһадир рухлы егетләрне үстергән әниләргә дә ай-һай нинди ныклык кирәк...

Әниләр тудырган кечкенә малайлар шундый бөркетләр булып үсеп җитә. Аналар көннәрне санап, төннәрне догада уздырып, улларын яу яланыннан көтә. Бусы алар язмышына төшкән сынау. Бала хакына барысына да түзә әти-әни йөрәге. Ходай сабырлыкны, арытаба тыныч тормышларны насыйп итсен. Махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең, аларның якыннарының йөрәк түрләреннән чыккан теләкләре бар дөньяга ишетелсен дә, Җиребез шатлыкка, бәхеткә күмелсен иде. Тыныч булсын иде атасы таңнарыбыз һәм тормышыбыз!

Алсу ГӘРӘЕВА.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас