"МХО тәмамлангач барсы да республикага кайтачак"

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен Башкортстанда 54 ярдәм чарасы эшли.

"МХО тәмамлангач барсы да республикага кайтачак""МХО тәмамлангач барсы да республикага кайтачак"
"МХО тәмамлангач барсы да республикага кайтачак"

 

Башкортстанда игълан ителгән “Махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын хуплау елы”ның чаралар планына 99 чара кергән. Бүгенге көндә аларның 68 проценты үткәрелгән. Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән киңәшмәдә вице-премьер-спорт министры Руслан Хәбибов шушы турыда  сөйләде.

Русиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде һәм үткәрелгән чараларны тематик бүлекләргә бүлделәр. Оештыру мәсьәләләре, гуманитар ярдәм күрсәтү, социаль-хезмәт адаптация, мәдәни-күңел ачу, спорт һәм патриотик чаралар үткәрү планлаштырыла.

  • Башкортстан Башлыгы каршындагы ведомствоара комиссиянең утырышларын аена ике тапкыр үткәрәбез, берсе аның мотлак рәвештә урыннарга чыгып башкарыла, - диде Руслан Хәбибов. – Анда яугирләрне шәхсән кабул итәбез. Муниципалитет башлыклары белән МХОда катнашучыларны хуплау үзәкләре ачабыз. Әлеге вакытта республикада шундый алты үзәк эшли, 2025 ел азагына кадәр тагын шулкадәр ачачакбыз.

“Поезд заботы” акциясе халык арасында популярлык яулаган. Ерак авылларда яшәүчеләргә Хезмәт министрлыгы, Социаль фонд, “Ватанны саклаучылар” фонды, медицина-социаль экспертиза, район хастаханәсе белгечләре консультация үткәрә.

Күчмә комплексларда 509 яугир диспансеризация үткән. Республика клиник госпиталендә 5,5 мең яугир дәваланып чыккан. Реабилитация һәм адаптация техник чаралары белән 35 ветеран тәэмин ителгән, 2025 ел азагына кадәр тагын 65 кешегә тапшырылачак. “Зеленая роща” санаторие базасында ачылган республика комплекслы реабилитация үзәге МХОда катнашкан беренче яугирләрне кабул иткән.

  • Республикага махсус хәрби операциядән кемдер яраланып, кемдер яше буенча, кемдер башка сәбәпләр белән кайтты, - диде Радий Хәбиров. – МХО тәмамланганнан соң барсы да кайтачак һәм без алар белән эшләргә әзер булырга тиешбез.

Чыганак: glavarb.ru

Фото: uchbash.com

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас