

МХО зонасына Яңавыл районыннан гуманитар йөк алып барганнар. Өч автомобильдән торган колоннаны муниципалитет башлыгы Салават Гыйльмиев җитәкләгән. Ул хәрбиләргә якташлары әзерләгән мичләр, электр генераторлары, инструментлар, төзелеш материаллары һәм башка кирәк-яраклар тапшырылуы турында сөйләде.
— Махсус хәрби операция уздыру зонасында хәрби бурычларны үтәүче егетләр очрашуга чиксез шат. Сезнең җылы теләкләрегез, сәламнәрегез һәм посылкаларыгыз алар өчен мөһим. кайтабыз, — дип язды Салават Гыйльмиев үзенең социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында.
Шулай ук Ишембай районы хакимияте башлыгы Азат Ишемгулов та махсус операциянең хәрби бурычларын үтәүче якташлары өчен гуманитар йөк колоннасын җитәкләде.
Чираттагы гуманитар йөк партиясендә якташ яугирләр Башкортстаннан алты автомобиль, мотоцикл, дрон детекторы, генераторлар, пычкылар, носилкалар һәм продуктлар алдылар.
— Без хезмәттәшләребез белән бер атна диярлек алгы сызыкта булдык, — дип хәбәр итте Азат Ишемгулов социаль челтәрләрдә. — Шундук икенче конвой өчен әйберләр җыюны башлыйбыз. Озакка сузмыйбыз, җыеп алгач ук җибәрербез. Курку белмәс якташларга маскировка челтәрләре, дрон-детекторлар, мотоцикллар һәм квадроцикллар бик кирәк.
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.