

Хәрбиләрне Уфаның Дим һәм Уфа районнары хәрби комиссары подполковник Эрнест Кәбиров һәм Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары Солтан Бадыйков сәламләде.
— Бүген гаиләләрегез, бөтен республика һәм гомумән, илебез сезнең белән горурлана. Сез безнең Ватанны саклау буенча катлаулы, мөһим хәрби бурычларны хәл итәсез. Сез Бөек Ватан сугышы фронтовикларының варислары. Алар кебек үк, сез дә алгы сызыкта батырлык вә каһарманлык күрсәтәсез. Сез — чын героизм һәм ватанпәрвәрлек үрнәге. Алга таба да хәрби бурычыгызны намус белән үтәрсез һәм Ватаныбызны сакларсыз, дип ышанам. Рәхмәт сезгә. Җиңү безнең кулда булачак, — дип мөрәҗәгать итте Кәбиров.
Стәрлетамактан «Ваха» позывнойлы офицер мобилизациягә кадәр вахта методы белән эшләве, склад мөдире булуы турында сөйләгән. Хәзер ул танкка каршы артиллерия взводы белән командалык итә икән.
— Егетләр өч ел эчендә диярлек сизелерлек үсте, тәкъдиргә башкача карыйлар. Шәхсән мин дә күп нәрсәне яңадан уйладым. Һәм минем бурыч — иң мөһиме шәхси составның гомерен саклап калу, — дип ассызыклады ул.
Уфадан «Тимон» позывнойлы хәрби МХОга киткәнче төзүче булып хезмәт куйган. Әле ялга кайткач, егет күпсанлы туган-тумачаларын күргән, гаиләсе белән Инзәргә ял итәргә дә барган.
— Башта әти-әнием минем өчен борчылды, ләкин мин аларны тынычландырыр өчен дөрес сүзләр таба алдым. Кайвакыт шалтыратышабыз. Әти-әни, дуслар минем белән горурланабыз, диләр. Рәхмәт аларга. Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен батырлык кирәк. Атышлар барган җиргә китү карарын кабул итү алай җиңел түгел, барысын да аңлыйм. Ләкин кирәк булса, соңгы сүз ир-атта. Күп уйларга, якыннарың белән киңәшергә мөмкин, әмма карарны һәркем үзе кабул итә, — диде «Тимон» кәләшен назлы итеп кочаклап.
Яугир якташның әнисе — Зөлфия апа Абдрахманова әйтүенчә, улы, повестка алгач та, туган илемне сакларга китәм, диде.
— Хәтерлим, бу турыда безгә бернинди дулкынлануларсыз һәм борчылуларсыз әйтте. Тиздән улыбызның махсус операциядә булуына өч ел була. Өйгә ялга беренче тапкыр гына кайтмый, ләкин һәр кайтуы озак көтелгән. Анда минем энеләрем, апаларымның уллары да хезмәт итә. Аналарга һәм солдатларның якыннарына сабырлык телим. Улларыбыз һәм ирләребез өчен дога кылабыз. Барысы да яхшы булыр, — дип бәян итте ул.
Хәрбиләр фронтка Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча бирелгән уңайлы автобусларда киткән.
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.