

2022 елда Донбасста башланган махсус хәрби операциягә үз теләкләре белән кушылучылар гаять күп булды. Шундыйларның берсе - Әлшәй районының Раевка авылында яшәүче Александр Афанасьевич Пенегин махсус хәрби операция зонасына 2022 елның ноябрь аенда юллана. Илдә өлешчә мобилизация бара, яше җитмәү сәбәпле, аны алмыйлар. Башкалар илне сакларга юлланганда ул читтә кала аламы соң? Аның башында бер генә уй: “Егетләргә ярдәм итәргә кирәк!” Шәйморатов исемендәге батальонга ирекмән яугир булып языла.
Яшь чагында армия хезмәтен ул космос гаскәрләрендә үткән. “Калырга да теләгем бар иде, минем хезмәт иткән хәрби частем бик абруйлы иде”, - ди ул. Күңелендә солдат образы калган булган, күрәсең, туган илне сакларга кирәк дигән беренче чакыру белән ул аңа кушыла....
72 бригада, 2 нче батальон, 5нче штурм бригадасы...Командиры – Солтан позывнойлы яугирне ул бары тик җылы хисләр белән генә искә ала. “Безнең кебек рядовойлар янында үз кеше булып йөреде. Сугышта бары тик командирны гына тыңларга кирәк. Мин башта Херсон янында Антон күпере янында хезмәт иттем. Аннан Лиманга күчерделәр, Донецкига...Штурмчы – бик авыр эш ул. Чын штурмчы булу өчен физик, техник, әхлакый яктан әзер булырга кирәк. Дошмманың позицияләре үзгәрүен тиз арада күрергә, үзеңә дә карарны оператив кабул итеп өлгерергә кирәк. Штурмчылар бергә эшли, бер-берсен страховкалый. Курку һәрвакыт була. Хәрби заданиега чыкканда барсы да куркалар. Әмма чын ирләр куркуны җиңә белә, алар шуның белән башкалардан аерыла. Штурмчы – ул универсаль солдат, бөтен төрле коралдан да ата белә, дрон җибәрә ала, беренче медицина ярдәме күрсәтә белә. Дошман позицияләренә штурмга чыкканда, син бөтен яклап та игътибарлы булырга тиеш. Аяк астыңда “мина-растяжка” юкмы, өстеңдә дрон-камикадзе очып йөрмиме?”
Штурмчы өчен иң мөһиме – көчле аяклар. Бүрене аяклары туйдыра дисәләр, штрумчыны сугышта аяклары коткара. Чыдамлылык – штурм подразделениесендә хезмәт иткән яугир өчен төп бурыч. Яугирләр үзләре белән корал, хәрби комплект, азык-төлек күтәреп йөри. Бронежилет үзе генә 20 кг. авырлыкта. Шундый йөк белән алар берничә дистә чакрым юлны үтә алырга тиеш.
Александр берничә тапкыр артиллерия утына эләгә. Шуларның берсендә контузия ала. “Дүрт кеше кечкенә генә блиндажда артиллерия атуының туктаганын көтеп утырдык, - дип искә ала ул. – Кичке уннардан иртәнге бишләргә кадәр аттылар. Бөтен белгән догаларыбызны укыдык. Безгә Аллаһка ялварудан башка чара калмады”...
Александр бик динле кеше, Аллаһы Тәгаләгә ышана, анардан гына ярдәм сорый. “Мин үзем рус, тормыш иптәшем – башкорт милләтеннән, - ди ул. – Ул төннәрен йокламый минем исән кайтуымны теләп догалар кылды. Көтүе җиңел булмагандыр, бер минутка да мине догасыз калдырмады”...
Александр ничә тапкыр үлемнән калганын хәзер гаҗәпләнеп искә ала. Аллаһы Тәгалә аны саклап йөрткән, күрәсең, ул исән кайтып, башкаларда ватанпәрвәрлек тәрбияләргә бурычлы булган...
Александр Афанасьевич Башкортстаннан килгән гуманитар ярдәмнәрне югары бәяли. Фронтның алгы сызыгында алар мунча салып юынганнар. “Башкортлар – сез афарин, – дип башка төбәк яугирләре безне мактый иде, - дип елмаеп искә ала яугир. – Төнлә алар да юынырга киләләр иде... Безнең тегүчеләр тегеп җибәргән киемнәргә сокланалар иде. Шундый матур киемнәрне кем тегә сезгә? дип сорыйлар иде.
Сугышта төрле хәлләр була. Бер тапкыр хәрби заданиега китеп барабыз. Бер сукмак кына. Уңга, сулга басарга ярамый, я дошман миналары, я безнекеләр куйган шартлаткычка эләгүең бар. Иң алдан оптикалы корал белән снайпер бара. Кинәт кенә снайпер югалды да куйды. Командир барыбызга да “смирно” командасы бирде. Паника башлануы мөмкин иде... Ун секундлап шок хәлендә басып тордык. Кинәт бер яугир “Мама!” дип кычкыра башлады. Снайпер ике метр тирәнлектәге “воронкага” егылып төшкән икән. Башта ул да нәрсә булганын аңламаган. Аңлагач, чыгарга маташа башлаган һәм басып торган бер яугирнең аягыннан эләктергән. Тегесе караңгыда куркуыннан кычкырырга тотынды. Барыбыз да тыела алмый кычкырып көлә башладык”...
Александр Афанасьевич җәмәгать чараларында, гуманитар йөкләр җыюда актив катнаша. Без Раевкага барган көнне ул чик сакчылары көнендә обелискка чәчкә салуда катнашып йөри иде.
Җиңүне бары тик бердәм һәм бергә булганда гына якынайтып була. Көн саен, сәгать саен үлем белән күзгә-күз очрашкан, гаиләсенең, туганнарының, Ватанының киләчәге өчен бурычын намус белән үтәгән батырларның туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез. Һәм аларның: “Барысы да яхшы! Алга! Безнекеләр җиңелми!” – дип әйтүләре ышаныч хисе өсти.