

«Ватанны саклаучылар» фондының республика филиалында 2025 елның 9 июненә адаптациягә 115 гариза алганнар. Махсус комиссия 102 торак тикшерде, ә 35ендә адаптацияләүне төгәлләделәр инде.
Чиратта - МХО ветераны, инвалидлык группасы булган Денис Матвеевның торагы. Денис фонд филиалы контролендә - 2025 елның гыйнварыннан. Аңа заявка бирергә һәм кирәкле документлар пакетын җыярга “Ватанны саклаучылар” фондының Башкортстандагы Миякә районы филиалының социаль координаторы Айгөл Канзафарова ярдәм итә.
- Социаль координаторым Айгөлгә зур рәхмәтемне белдерәсем килә! Ул махсус операциядә катнашучылар өчен күп нәрсә эшли. Ветераннар аның ярдәме белән күп нәрсәгә ирештеләр. Зур рәхмәт! - Денис Матвеев хисләрен тыя алмый.
- Без күп нәрсәне белми идек, ә ул безгә аңлатып бирде. Өстәвенә, социаль координаторга төрле вакытта мөрәҗәгать итәргә була. Кичме, көндезме, иртәме, - ул һәрвакыт безнең белән элемтәдә, – дип өстәде Денисның хатыны Анастасия Матвеева.
Денисның торагын инвалидлар ихтыяҗлары өчен төзелгән торак биналарны тикшерү буенча махсус комиссия тикшерде, аның составында - «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Ирек Зарипов, «Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте» гомумрусия иҗтимагый оешмасы эксперты Максим Кожухов, эксперт Эльмира Егорова, Миякә районы хакимияте вәкиле.
Ветеран йортында «акыллы йорт» системасын урнаштырачаклар. Барлык кирәкле җиһазлар - «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды хисабына.
Денис белән Анастасия гаиләдә тагын бер бәби көтәләр, кыз булыр дип өметләнәләр – аларның ике укучы улы бар инде. Денисның тормышка планнары зур – белем алырга һәм күңеленә хуш килгән эш табу табарга. Һәм ул барысы да килеп чыгачагына шикләнми.
Фондның республика филиалы эше турында тулырак мәгълүмат биредә:
https://vk.com/public220653548
«Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстандагы филиалы түбәндәге адрес буенча урнашкан: Уфа шәһәре, Минһаҗев ур., 107. Эш вакыты: 9.00 дән 18.00 гә кадәр, ял көннәре юк. Алдан консультация 8 (347) 268-01-02 телефоны буенча бирелә.