"Йөрәк кушуы буенча юлландым"

Махсус хәрби операциядә катнашкан Стәрлетамак районыннан Олег Конев “Башкортстан Геройлары” проектында катнаша.

"Йөрәк кушуы буенча юлландым""Йөрәк кушуы буенча юлландым"
"Йөрәк кушуы буенча юлландым"

Махсус хәрби операциядә катнашкан Стәрлетамак районыннан Олег Конев “Башкортстан Геройлары” проектында катнаша. Бу турыда Стәрлетамак хакимияте башлыгы Эмиль Шаймарданов хәбәр иткән.

Олег Конев РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегәнче Иоанн Предтечи чиркәвендә хезмәт итә. Ул Донбасска барырга 2023 елда карар итә. Быел яз ул контракты тәмамланып өенә кайткан һәм “Башкортстан Геройлары” программасында катнашырга гариза биргән.

“МХОга мин йөрәк кушуы буенча юлландым, - ди ул. – Аллаһка тапшырдым да ниятләдем”.

“Башкортстан Геройлары” программасы быел февраль аенда старт алды. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров аның максаты – махсус хәрби операциядән кайткан яугирләрне федераль һәм муниципаль власть органнарына эшкә җәлеп итү, диде. Проектта катнашырга 2 мең кеше теләк белдергән. Ярым финалга 150 кеше барып җиткән.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас