Нуриман районы башлыгы яу кырына барган

Башкортстаннан махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкнең чираттагы партиясен илттеләр. Нуриман районыннан колонна белән муниципалитет  башлыгы Вилдан Ситдыйков та барды.

Нуриман районы башлыгы яу кырына барганНуриман районы башлыгы яу кырына барган
Нуриман районы башлыгы яу кырына барган

Гумконвой хәрбиләргә эчәргә яраклы суны зур партия белән тапшырды. Шулай ук азык-төлек, агач материаллары, инструментлар һәм башка кирәк-яраклар, ярдәмнәр алып барылган.

«Безнең солдатлар илебезнең тынычлыгын һәм иминлеген саклап, батырлык һәм ныклык күрсәтәләр. Алар без куркынычсызлыкта һәм тыныч тормышта яши алсын өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр. Ярдәм җыюда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәм. Сезнең игелекле йөрәкләрегез һәм ярдәм итү теләгегез безне көчлерәк итә. Әйдәгез, үз көчен һәм сәламәтлеген безнең хакка бирүчеләргә ярдәм итүне дәвам итик», — дип язган Вилдан Ситдыйков үзенең социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтында.

Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон урнашкан урында ул командованиедән хат алган, анда Херсон һәм Запорожье өлкәләре, шулай ук Донецк һәм Луганск халык республикалары территорияләрендә махсус хәрби операция шартларында актив ярдәм күрсәтү һәм гуманитар ярдәм өчен рәхмәт белдерелгән.

 

«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Нуриман районы башлыгы яу кырына барган
Нуриман районы башлыгы яу кырына барган
Автор:
Читайте нас