

Уфадан МХО зонасына инструментлар җибәрделәр
Чираттагы гуманитар ярдәм партиясен Уфадан махсус хәрби операция зонасына җибәрделәр. Башкаланың Октябрь районы башлыгы Антон Тарасов хәбәр иткәнчә, гуманитар йөкне формалаштыруда эшмәкәрләр һәм битараф булмаган шәһәр кешеләре катнашкан. Гуманитар йөкне кыска вакытлы ялда булган яугирләр фронтка алып китә. Фронтка генератор, бензопычкы һәм башка төр материаллар тапшырылган икән.
«Кирәк булган саен инструментлар һәм фронт өчен барлык техниканы сатып алабыз. Ярдәм безнең геройларның катлаулы хезмәтен җиңеләйтер һәм куелган бурычларны үтәүгә ярдәм итәр, дип өметләнәм», — дип язды Антон Тарасов үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.
Әле күптән түгел, Уфадан алгы сызыкка гуманитар йөк белән «Ральф» һәм «Уфа» позывнойлы хәрбиләр киткән иде. Алар белән алгы сызыкка шулай ук, автомобильләр, мотоцикл, пилотсыз очкычлар, медикаментлар һәм башка беренчел кирәк-яраклар җибәргәннәр, дип хәбәр итте Тарасов.
Фронтка мунча бурасы һәм автомобильләр җибәрделәр
Башкортстаннан МХО зонасына Мәчетле районыннан гуманитар йөк барып җиткән. Хәрбиләрнең гозерләре буенча җыелган әйберләрне фронтка 151нче гуманитар конвой составында муниципалитет башлыгы Әнис Әсәдуллин һәм аның урынбасары Азамат Каләмов алып килгән. Мәчетлеләр якташлары өчен төзелеш, агач материаллары, запас частьләр, азык-төлек продуктлары, шулай ук маскировка челтәрләре һәм дрон детекторы әзерләгәннәр. Моннан тыш солдатларга дүрт автомобиль һәм мунча бурасы китергәннәр.
Әсәдуллин сүзләренә караганда, Башкортстан хәрбиләре туган якларына рәхмәтле, алар өйләренә сәлам тапшырырга кушканнар һәм тиздән Җиңү булачагына ышандырганнар.
«Гуманитар йөкне бушату урынында яугирләр белән актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу булды: киләсе тапкыр нәрсә алып килергә, өйдә нинди проблемалар туа. Хәрбиләр безнең ярдәмне тоя. Илнең барлык халкы берләшкән һәм армиягә хәрби бурычларны үтәүчеләргә ярдәм күрсәтә. Егетләрнең фронттагы рухы: сугышчан һәм тәвәккәл», — дип язды Әнис Әсәдуллин үзенең социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтында.
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.