

Башкортстаннан шәфкать туташы МХО зонасында яралыларны коткара
— «Шумахер» позывнойлы Гүзәл белән туган ягына отпускыга кайткан. Гүзәл инде 13 ел Олы Теләк хастаханәсенең психиатрия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Узган елның октябреннән ул МХО алдынгы сызыгыннан яралыларны чыгарырга булыша, беренче медицина ярдәме күрсәтә һәм батальон яугирләрен беренче ярдәм күнекмәләренә өйрәтә. Менә шундый хатын-кызлар Иглин районында яшиләр! — дип сөйләде Иглин районы башлыгы Гүзәл Насыйрова.
Һәр награда – аның батырлыгы!
Яугир Ришат әфәнденең яу кырында булуы — тәүге тәҗрибәсе түгел! Моңарчы ул Чечен сугышы ветераны булган.
Күптән түгел Баймак районыннан Ришат исемле яугир кыска вакытлы ялга кайткан. Бу турыда район хакимияте башлыгы Азамат Идрисов хәбәр итте.
«Махсус хәрби операция башланганнан алып ул хәрби була. Хезмәт иткән чорда «Шәйморатов генерал», «Кавказда хезмәт иткәне өчен» һәм «Хәрби хезмәттәшлекне ныгыткан өчен» медальләренә лаек була.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.