Яугирләр кайда эшләячәк?

РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин вице-премьерлар белән махсус хәрби операциядән кайткан яугирләрне эшкә урнаштыру чаралары планы турында фикер алышты.

Яугирләр кайда эшләячәк?Яугирләр кайда эшләячәк?
Яугирләр кайда эшләячәк?

 

Русия Хөкүмәтендә кабул ителгән бу чаралар планына җиде блок керә. Хәтта мәшгульлек үзәкләренә эш эзләп мөрәҗәгать итмәгән яугирләрне дә эзләп табу планлаштырыла. Яугирләргә үз эшләрен ачу, бизнеска яраклашу, шулай ук инвалидларга тормышка җайлашырга ярдәм итү аерым игътибар үзәгендә булачак.

Бу чараларны гамәлгә ашыру федераль һәм төбәк власте органнары, “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды тарафыннан контрольда тотылачак.

2025 елның 1 маена бирелгән мәгълүматларга караганда, әлеге вакытта МХОдан кайткан яугирләрнең 57 проценты эшкә урнашкан. 

Вице-премьер Татьяна Голикова әйтүенчә, эшкә урнашкан яугирләрнең 80 проценты хезмәт килешүе белән эшли, калганнары үз эшләре белән мәшгуль.

“2025 елда Башкортстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан яугирләрне  һөнәри укыту һәм эшкә урнаштыру белән актив шөгыльләнәчәкбез”, - дип белдерде Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров. “Ветераннар белән эшләгәндә бюрократия булмаска тиеш. Льгота, документлар рәсмиләштергәндә алар күп очраша андый хәлләр белән. Аларны тыныч тормышка кайтару, дәвалану, эшкә урнашу өчен бөтенесен эшләргә тиешбез”.

Исегезгә төшерәбез, республикада “Башкортстан Геройлары” программасы старт алды. Аның максаты – РФ Президенты Владимир Путин игълан иткән “Геройлар вакыты” федераль проектын дәвам итү, махсус хәрби операциядән кайткан ветераннарны дәүләт һәм муниципаль власть органнарына эшкә алу өчен сайлау турлары үткәрү.

“МХО ветераннары депутатлар булып сайлана,берничә яугир авыл хакимияте башлыгы булып эшли, - диде Радий Фәрит улы. – Күпләре яудан кайткач “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондына социаль коррдинаторлар булып эшкә урнаштылар”.

ФОто: kamgov.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас