“Миңа Русия бик ошый”

АКШ гражданины РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән һәм әлеге вакытта махсус хәрби операция зонасына юлланган.

“Миңа Русия бик ошый”“Миңа Русия бик ошый”
“Миңа Русия бик ошый”

 

Техас штатыннан ул Мәскәү өлкәсенә гаиләсе белән күченеп килгән һәм Русия гражданлыгы алырга хыяллана. Аның алты баласы – өч улы һәм өч кызы бар. Моңа кадәр Хьюстонда заводта эшләгән.

“Мине ЛГБТны пропагандалау (Русиядә эшчәнлеге тыелган, Росинформмониторинка террорчы оешма итеп кертелгән), АКШтагы җинаятьчелек, мәдәният дәрәҗәсенең төшүе туйдырды, - дигән ул. – Мин балаларымның традицион гаилә кыйммәтләре алып үсүен телим. Миңа Русия бик ошый, аның сәясәте, мәдәнияте, искиткеч гүзәл табигате, кешеләренең ихласлыгы таң калдырды. Тормыш иптәшем дә, балаларымның да шушы искиткеч илнең гражданнары буласы килә. Мин шуңа МХОга юлланам, мин төз атам, рус армиясендә текә егетләр хезмәт иткәнем беләм”.

Исегезгә төшерәбез, МХО зонасында хезмәт итү өчен контракт төзергә теләүчеләр бөтен кызыксындырган сорауларын 117 яисә 122 номеры, яисә (347) 218-19-19, күп фүнкцияле үзәкләрнең офисларында “Минем документлар” бүлегендә бирә ала. Сайлап алу пунктының номеры (347) 248-29-31.

Шулай ук контракт буенча хезмәт турындагы бөтен сорауларга да җаваплар башбат.рф, телеграм каналындагы чат-ботларда бар. Уфа шәһәренең Революция урамы, 156 нчы санлы йортта урнашкан контракт буенча хәрби хезмәткә алу буенча пунктта, хәрби комиссариатларда аңлату эшләре алып барыла.

Башкортстан Яңа елдан РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән очракта түләнә торган бердәм түләүләрнең суммасын 2 миллион сумга кадәр җиткерде. Уфа шәһәреннән киткән контрактчылар өчен бер тапкыр 700 мең сум күләмендә түләү бирелә.

Контрактчыларның айлык эш хакы 210 мең сумнан башлана. Дошман техникасын юк иткән, кулга төшергән очракта өстәмә түләүләр каралган.

Уфа шәһәрендә МХОда катнашучыларга торак сатып алганда ташлама ясыйлар.

Республикада МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына 40 лап ярдәм төре күрсәтелә.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас