

Хәлең ничек, солдат анасы?
Май бәйрәменә җыелып кайтасы балалары белән оныкларына бәлешләр әзерләп, җәй башында олы улының махсус хәрби операциядән ялга кайтуына өметләнеп, эшлисе эшләрне барлап, буясы коймаларны, карыйсы бакчаларны, утыртасы бәрәңгеләрне әзерләп йөргәндә килә ул хәбәр. Бөтен табигать яшәү сулышы белән тулган мәлдә “аяк астында җир убылу”ның, “күкләр ишелү”нең нәрсә икәнен тулы мәгънәсендә аңларга мәҗбүр иткән коточкыч хәбәр – улыгыз һәлак булды.
Ильмир Фаил улы 1978нче елның 1 июнендә Илеш районы Дөмәй авылында Ибраһимовлар гаиләседә көтеп алынган беренче бала булып дөньяга килә. Әнисе Халидә Хәмит кызы – Дөмәй участок дәваханәсендә шәфкать туташы, әтисе Фаил Усман улы “Биш партизан” колхозында токарь булып эшли. 1985 елда Ильмир, кулына зур георгин чәчәкләрен тотып, Дөмәй урта мәктәбенең төзелеп бетеп кенә килгән яңа бинасының бусагасын атлап үтә. Тырышып укый ул мәктәптә, төрле фәннәрдән олимпиадаларда катнаша, спорт ярышларында актив була. Хәтта өйдә үзаллы физкультура белән шөгыльләнеп, чыныгу өчен салкын су белән коена. Мәктәпне уңышлы тәмамлап, Уфа автотранспорт техникумына укырга керә.
–Яшьтән барысын да кайгыртып, алдан уйлап яши торган булды ул. Югары уку йортына имтиханнар тапшырган иде бит. Аз гына баллары җитми калды. Түләүле бүлеккә кер дидек, ризалашмады. “Эльмираны да укырга кертәсегез бар, аннан Ильнурга да күп калмый, акча җиткерә алмассыз”, –диде. Туганнарын уйлап, техникумны сайлады, –ди әнисе.
Максатчан була Ильмир. Техникумны кызыл дипломга тәмамлап, барыбер югары уку йортына – Башкорт дәүләт аграр университетының механика факультетына укырга керә. Тик аны тәмамлап өлгерми, 2000 елда хәрби хезмәткә китә. Самара шәһәрендә автомобиль гаскәрләрендә ике ел хезмәт итә ул.
–Көзге чакырылышта – олы улыбыз, язгысында кече улыбыз бер-бер артлы армиягә китте. Чечняда сугыш бара. Төн йокыларыннан язып, тәрәзәдән хат ташучыны көткән ул чакларга түзә алмам кебек иде. Ә түзәселәр алда булган икән...–ди Халидә Хәмит кызы.
Армиядән кайткач, Ильмир аграр университетта читтән торып укып, диплом ала.
2003 елда Башкортстан республикасының Эчке эшләр министрлыгы каршындагы махсус техник чаралар идарәлегенең оператив чаралар күрү бүлеге оперуполномоченные буларак хезмәт юлын башлый. Өч елдан Уфаның Октябрь районы буенча Эчке Эшләр идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные була. Шулай ук берничә ел Уфа шәһәренең Октябрь районы буенча Эчке Эшләр идарәсенең кешеләрне явыз нияттән үтерү һәм шәхескә карата кылынган башка авыр җинаятьләрне ачыклау бүлеге оперуполномоченные булып эшли.
2011 елда Уфа шәһәре Эчке эшләр идарәсенең корал әйләнеше буенча лицензия-рөхсәт бирү эшләре һәм шәхси детектив һәм сак эшчәнлеге бүлеге инспекторы вазифасына керешә. 2016 елда Көнчыгыш икътисад-юридик гуманитар академиядә (ВЭГУ) юриспруденция юнәлешендә югары белем ала.
Төрле елларда Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсендә – лицензияләр һәм рөхсәт бирү, аналитик эш бүлеге инспекторы; РФ Милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эше бүлегендә (Уфа шәһәре һәм Уфа районы буенча) – шәхси сак эшчәнлеген контрольдә тоту бүлеге инспекторы, аннан өлкән инспекторы булып эшли.
Росгвардия идарәсенең Башкортстан Республикасы буенча лицензияләнгән-рөхсәт ителгән эшләр үзәгенең Архангель, Благовар, Иглин, Кырмыскалы, Нуриман районнары буенча бүлек начальнигы вазифасын башкара. Кешеләрнең иминлеге сагында торганда ике тапкыр, 2009 һәм 2013 елларда, Чечня республикасында командировкада була.
2020 елда майор званиесендә хезмәт еллары тулу буенча отставкага чыга. Аннан соң "Роснефть- ведомство сагы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең өлкән сакчысы булып эшли.
2023 елның 1 июлендә контракт төзеп, “Шайморатов” батальонында Ватан сагына баса. 2024 елда һөнәри әзерлек дәрәҗәсен арттыру һәм югары звенодагы офицер кадрлары резервын булдыру юнәлешендә укып, лейтенант званиесе ала. 2024 елның 22 апрелендә махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыгы өчен Жуков медале белән бүләкләнә. Штурмлау ротасы командиры “Хан” 2025 елның 20 апрелендә яралы иптәшләрен алгы сызыктан алып чыкканда һәлак була...
–16 апрельдә туган көнем белән котлап, чәчәкләр җибәрткән. Әтисе авыргач, видеодан сөйләшкән саен:“Нык булыгыз, әти-әни, бирешмәгез”,– ди иде. Ул юлы да шуны кабатлады. Туган көнем белән котлаганда тавышын соңгы тапкыр ишеттем улымның. 18 апрельдә заданиегә кереп киткәннәр, 20се һәлак булган. 29 апрельдә, хәбәре килгәндә, бүләк иткән чәчкәләре дә вазада тора иде әле... 1 майда, сеңлесенең туган көнендә, табутта кайтып төште балам.
“Ике картәтием дә сугыш эчендә йөреп, исән кайткан, мин дә кайтам, борчылмагыз” ,– дип китте. Тик күрәчәкләре башка булган шул.
Быел яз торналар кайтканын күрдем. Алай тезелешеп, “торыйк-торыйк” килеп кайтканнарын күргәнем юк иде. “Кошкайларым, кайтасызмыни? Тынычлык алып кайтыгыз!”– дип кычкырыплар сорадым. Бер клин булып очкан җирдән баш очымда икегә бүленделәр... – дип сөйли әнисе.
Ильмир Фаил улы 2003 елда күрше Сүлте авылы кызы Айгөл Ильяс кызы белән кавышып, чәчәләрен-чәчкә бәйли. Шаулатып туй итәләр. Ике якта да ашларга алып, бөтен йолаларны үтәп үткәрелгән туй турында күпләр сокланып сөйли. Матур яшиләр алар. Дүрт кыз үстерәләр. Айгизәгә –19 яшь, Илгизәгә –17, Айсылуга –10, Асиләгә нибары 3 яшь. Контракты төгәлләнгәннән соң да махсус хәрби операция зонасында калырга мәҗбүр булса да, гаилә коруларының 20 еллыгын бергә каршылый алар. Ильмирның яраланып кайтып, госпитальдә берничә операция үткәргәннән соң өйдә реабилитация үткән чагы була. Ә аннан кабат китә... Сөягенә кадалган ярчык ныклап басарга бирмәсә, аяк очында гына йөрсә дә... Бер-ике айдан тагын яралана. Ул ярасы турында соңыннан гына белә якыннары.
–Дүрт тапкыр яраланды. Дүрт тапкыр Ходай саклап калды үзен. Фәрештәләре гел янында булыр, сугыштан исән кайтыр балам дип ышанган идем. Булмады... Ни өчен мондый карар кабул итүен, ни өчен алма кебек хатынын һәм дүрт баласын калдырып, сугышка китүен күпләр аңламыйдыр да инде. Акча җиткерә алмый яшәмәде бит алар. Мин үзем дә:“Ниләр уйлап барасың, балакаем?”– дидем. Әтисен дә чир аямады, инвалид коляскасына калды.“Әни, безнең егетләр барысы да анда хәзер. Мин ничек гаилә артына качып ятыйм?”– диде. Ята алмас иде... Соңгы юлга озатырга килгән иптәшләре дә шулай диде. “Ильмир тугры иптәш, ныклы терәк булды. Чечняның Урус-Мартан районында командировкада булганда аның белән хәрби заданиега чыксак, күңел тыныч иде – чөнки тыл ышанычлы!Ул чын солдат, чын ир булды!” – диделәр.
Гаделлеккә һәм дөреслеккә ышанды, намус белән яшәде һәм хезмәт итте. Горурланабыз улыбыз белән. Горурланырлык итеп яшәде. Аз яшәде, шунысы үкенеч. 1 июньдә 47 яшь кенә тула иде бит...
Дин белән кызыксынды ул. Коръән Кәрим китабын тәрҗемәдә укып чыкты. Намаз укый башлаган иде, ураза тотты. Былтыр хәтта сугышта булуына карамастан, бер көнен калдырмый тотты уразасын. Быел гына тулысынча тотарлык мөмкинлеге булмады. Ходай кабул итсен инде.
Без күргән кайгыларны башка ата-аналарга күрсәтмәсен иде Ходай, – ди газиз баласын сугышта югалткан ана.
Ә ата кеше, ирләрчә сабыр булып, күз яшьләрен эчкә йота. Тик телевизорда, гәзитләрдә күргән һәр солдатта улының чалымнарын күреп өзгәләнә...
Эльмира Ибраһимова.