МХО яугирләренә җир участогы бирелә

Моның өчен кайда мөрәҗәгать итәргә?

МХО яугирләренә җир участогы биреләМХО яугирләренә җир участогы бирелә
МХО яугирләренә җир участогы бирелә

Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга – 76, аларның гаилә әгъзаларына 90 җир участогы бирелгән. Республика Хөкүмәтендә хәбәр итүләренчә, җир Русия Геройлары исемен алган яисә МХО барышында батырлык күрсәтеп  РФ дәүләт бүләгенә лаек булган яугирләргә бирелә.

“2025 елның башында без МХОда катнашучыларга һәм аларның галиәләренә ярдәм итү өстенлекле юнәлеш булып калачак, дигән идек, - диде Хөкүмәт премьер-министры урынбасары, республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская. – Аларны исәпкә кую җиңеләйде, чөнки ведомствоара бәйләнеш яхшы җайга салынган, хәзер без МХОда катнашучылар турындагы белешмәне РФ Оборона министрлыгыннан турыга алалабыз”.

Җир участогы алу өчен МХОда катнашучылар яшәгән урыннары буенча урындагы үзидарә органнарына мөрәҗәгать итә ала. Һәлак булган яугирнең туганнары яшәгән урыннары буенча гариза яза ала.

Моңардан тыш МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары санатория-курорт дәвалануын алала. Бу төр ярдәм чарасы өчен алар санаторийның үзенә турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә тиеш.   

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас