Башкортстан яугирләре гаиләләре сәяхәткә бушлай юлламалар белән барып кайтты

Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучыларының гаилә әгъзалары илнең «Золотое кольцо» шәһәрләре буенча турда булдылар. Путевкаларны аларга «Ватанны саклаучылар» фондыннан бирделәр.

Башкортстан яугирләре гаиләләре сәяхәткә бушлай юлламалар белән барып кайттыБашкортстан яугирләре гаиләләре сәяхәткә бушлай юлламалар белән барып кайтты
Башкортстан яугирләре гаиләләре сәяхәткә бушлай юлламалар белән барып кайтты

Сәяхәткә 15 кеше барды. Геройларның якыннары Кострома, Ярославль, Владимир һәм Суздаль шәһәрләрендә булдылар, ә сәфәр ахырында алар өчен Мәскәү буенча экскурсия оештырдылар. Мондый сәяхәт «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды белән «РЖД Тур» компаниясенең «РЖД» ААҖ һәм Русия Оборона министрлыгы ярдәмендәге хезмәттәшлек нәтиҗәсендә мөмкин булды, дип ачыклык керттеләр фондның төбәк филиалында.

 Сәяхәтчеләр сөйләгәнчә, аларны һәр шәһәрдә музыка һәм традицион каравай белән каршы алганнар. Бай экскурсия программасы борынгы Русия шәһәрләренең мәдәнияте, тарихы һәм традицияләре белән танышырга, төрле мастер-классларда катнашырга һәм хәтта атаклы Кострома сыры җитештерүендә дә булырга мөмкинлек биргән.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: «Ватанны саклаучылар» фонды.

Башкортстан яугирләре гаиләләре сәяхәткә бушлай юлламалар белән барып кайтты
Башкортстан яугирләре гаиләләре сәяхәткә бушлай юлламалар белән барып кайтты
Автор:
Читайте нас