Аталы-уллы МХОга киткәннәр

Кырмыскалы районында яшәүче әтиле-уллы Биктимеровлар гади булмаган карар кабул иткән.

Аталы-уллы МХОга киткәннәрАталы-уллы МХОга киткәннәр
Аталы-уллы МХОга киткәннәр

 

Махсус хәрби операция зонасына барырга башта гаилә башлыгы Шамил Биктимеров карар кыла. Бүгенге көндә ул илнең яңа төбәкләрендә батырларча хезмәт итә. МХОга кадәр ул озак еллар шикәр заводында эшләгән. Аннан Русиянең төрле төбәкләренә вахта белән йөреп эшләгән.

Кече улы Данил 2023 елда армия хезмәтеннән кайтканнан соң РФ Оборона мнистрлыгы белән контракт төзи һәм Әрмәнстанда хезмәт итәргә юллана. Олы улы Фатыйх Калининград өлкәсендә армия хезмәте вакытында Мәскәү шәһәрендә үткән Җиңү парадында катнашкан. Әлеге вакытта ул илнең төньягына вахта белән эшкә йөри.

Каты алышларның берсендә Шамил Биктимеров яраланган. Әлеге вакытта ул яңадан сафка басып Ватанны сакларга юлланган.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас