

Кыю кызның хезмәте югары бәяләнде.
Республика кардиология үзәге табибы Юлия Рәхмәтуллинаны СВО зонасында гомерләрне саклап калган өчен Лука Крымский медале белән бүләкләделәр.
«Башкирский батальон» телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, гыйнварда Рәхмәтуллина медицина бригадасы составында Башкортстаннан Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәренә озатыла.
Алты ай дәвамында ул җирле халыкка һәм Русия хәрбиләренә медицина ярдәме күрсәткән. Көергәзе районы Канчура авылында туып-үскән кыз балачактан ук табиб булырга хыяллана.
- Кызым апама, күп еллар республика районнарының берсендә табиб булып эшләгән Сәрия Мсыргалиевнага, һәрвакыт соклана иде,— ди Шәбагыш авыл советы башлыгы Зинур Рәхмәтуллин. – Шуңа күрә мәктәпне тәмамлаганда Юлия үзенең нинди юл белән барачагын бик яхшы белә иде инде. БДМУга укырга керде. Үзсүзле, тырыш, мәктәптә дә яхшы укыды, югары уку йортын да кызыл диплом белән тәмамлады. Без хатыным белән балаларыбыз белән горурланабыз.