Башкортстан волонтерлары МХО зонасына квадроцикл илтте

Тәтешле районы волонтерлары махсус хәрби операция зонасына квадроцикл итүләре турында муниципалитет башлыгы Фәнүр Шәйхисламов социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Башкортстан волонтерлары МХО зонасына квадроцикл илттеБашкортстан волонтерлары МХО зонасына квадроцикл илтте
Башкортстан волонтерлары МХО зонасына квадроцикл илтте

Яугирләр шулай ук радиоэлектрон көрәш өчен җиһазлар (РЭБ), җыелма бокслар, маскировка челтәрләре, хатын-кызлар гвардиясеннән азык-төлек, туганнарыннан посылкалар, одеяллар һәм эчәргә яраклы су алдылар. Моннан тыш, йөк составына Тәтешле районы укучылары эшләгән шевроннар да кергән.

Фәнур Рәфис улы гуманитар ярдәм чарасының бәясе миллион сумга якын булуын билгеләп үтте.

"Бу кыйммәтле әйберләр безнең  ил һәм дөнья иминлеген яклаучылар өчен бик мөһим. Гуманитар ярдәм җыюда М.Шәйморатов исемендәге "Махсус хәрби операция һәм волонтерлар" волонтерлар штабы, шулай ук районыбыз халкы актив катнашты", — дип сөйләде муниципалитет җитәкчесе.

Моңа кадәр Благовещен районы волонтерлары МХО солдатларына 8 дрон тапшырган иде.

 

"Башинформ" буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Башкортстан волонтерлары МХО зонасына квадроцикл илтте
Башкортстан волонтерлары МХО зонасына квадроцикл илтте
Автор:
Читайте нас