"МХО ветераннарына ярдәм итәсем килә"

Хәрби фельдшер, махсус хәрби операция ветераны Зинера Слабожанко – “Башкортстан Геройлары” кадр проектының киләсе этабына үткән өч хатын-кызның берсе.

"МХО ветераннарына ярдәм итәсем килә""МХО ветераннарына ярдәм итәсем килә"
"МХО ветераннарына ярдәм итәсем килә"

Хәрби фельдшер, махсус хәрби операция ветераны Зинера Слабожанко – “Башкортстан Геройлары” кадр проектының киләсе этабына үткән өч хатын-кызның берсе. Әлеге вакытта ул “Ватанны саклаучылар” фондының республикадагы филиалында социаль координатор һәм РФ Оборона министрлыгының хәрби-социаль үзәгендә аналитик булып эшли.

“СВОга кадәр мин Төньяк Кавказда үткән контртеррористик операциядә хәрби фельдшер булып эшләдем. Сүриядә хәрби операциядә булдым. МХО башланганда мин инде пенсиядә идем. Әмма тәҗрибәле хәрби табиб буларак, мин читтә кала алмадым. Медицина отряды составында хәрби хәрәкәтләр барган зонага юлландым. Яралы яугирләргә беренче ярдәм күрсәттем”, - дип бәян иткән табибә ханым.

“Башкортстан Геройлары” проекты махсус хәрби операция ветераннарына республикага хезмәт итәр өчен мөмкинлекләр ача. “Мин авыр хәлдә калганда тиз генә карар кабул итә алам. Миңа бу сыйфатым идарә эшендә ярдәм итәр дип уйлыйм. Мине, беренче чиратта, социаль өлкә, халыкка, МХО ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү кызыксындыра. Бу программада үз теләгем белән аңлы рәвештә катнашырга булдым. Программа идарә итү эшендә заманча алымнар һәм технологияләргә өйрәтә”.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас