"Без һәр егетне хәтерлибез"

МХО тәмамланганнан соң Уфа шәһәрендә безнең яугирләргә багышланган зур мемориал ачачаклар.

"Без һәр егетне хәтерлибез""Без һәр егетне хәтерлибез"
"Без һәр егетне хәтерлибез"

«Патриот» паркында Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров хәрби җыенда катнашучылар белән очрашты. Әбҗәлил районыннан килгән Илнур Хөснияров Аскар авылында өч туган абыйсы, махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Тамерлан Илһамовның якты истәлегенә обелиск ачарга ярдәм итүен сорады.

“Сине күрүемә шатлымын, - диде республика җитәкчесе. – Гаиләңә һәйкәлне урнаштырачакбыз дип хәбәр ит. Мин Тамерлан Илһамов хезмәт иткән командованиеның җитәкчеләре белән сөйләштем, ул һәйкәлгә лаек егет. Без Ватан өчен гомерен биргән һәр егетне хәтерлибез. МХО тәмамланганнан соң Уфа шәһәрендә безнең яугирләргә багышланган зур мемориал ачачакбыз”.

Исегезгә төшерәбез, МХО зонасында хезмәт итү өчен контракт төзергә теләүчеләр бөтен кызыксындырган сорауларын 117 яисә 122 номеры, яисә (347) 218-19-19, күп фүнкцияле үзәкләрнең офисларында “Минем документлар” бүлегендә бирә ала. Сайлап алу пунктының номеры (347) 248-29-31.

Шулай ук контракт буенча хезмәт турындагы бөтен сорауларга да җаваплар башбат.рф, телеграм каналындагы чат-ботларда бар. Уфа шәһәренең Революция урамы, 156 нчы санлы йортта урнашкан контракт буенча хәрби хезмәткә алу буенча пунктта, хәрби комиссариатларда аңлату эшләре алып барыла.

Башкортстан Яңа елдан РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән очракта түләнә торган бердәм түләүләрнең суммасын 2 миллион сумга кадәр җиткерде. Уфа шәһәреннән киткән контрактчылар өчен бер тапкыр 700 мең сум күләмендә түләү бирелә.

Контрактчыларның айлык эш хакы 210 мең сумнан башлана. Дошман техникасын юк иткән, кулга төшергән очракта өстәмә түләүләр каралган.

Уфа шәһәрендә МХОда катнашучыларга торак сатып алганда ташлама ясыйлар.

Республикада МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына 40 лап ярдәм төре күрсәтелә.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас