Уфа хакимиятендә эшләүче бер җитәкче үз теләге белән СВОга киткән

Исән-сау кайтуын теләп торыйк. 

Уфа хакимиятендә эшләүче бер җитәкче үз теләге белән СВОга киткәнУфа хакимиятендә эшләүче бер җитәкче үз теләге белән СВОга киткән
Уфа хакимиятендә эшләүче бер җитәкче үз теләге белән СВОга киткән

Уфаның Орджоникидзе районы хакимияте хезмәткәре үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән.

Идарәдә ул ике елдан артык эшләгән һәм югары квалификацияле белгеч буларак коллегаларының хөрмәтен яулаган. Шушы көннәрдә ул хәрби ведомство белән контракт төзегән. Бу турында район җитәкчесе Рөстәм Хәмитов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, хезмәткәрнең мондый адым ясавы коллектив өчен көтелмәгән хәл булган. Социаль челтәрләрдәге битендә район башлыгы аның идеясен хуплавын белдергән һәм дәүләт өчен шушы авыр чорда СВОга китүен ул үзенең гражданлык бурычы дип санавын билгеләп үткән.

"Бу гамәле аның хөрмәт һәм соклану уята. Аңа хезмәтендә уңышлар телим", - дип язган Хәмитов.

Чыганак: @Ufakp

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас