

Ленин урамындагы 26 санлы йортта урнашкан “Китап” кибетендә 20 май көнне 11.00 сәгатьтә язучы Мөнир Кунафинның “СВО. Я вышел из боя живым” китабы (12+) туе узачак.
Китапның авторы әйтүенчә, ул махсус хәрби операцитя зонасына ике тапкыр барган. Ул баш очында очып йөргән квадрокоптерларның безелдәвен, снарядлар шартлавын, пулялар сызгыруын үз күзләре белән күреп кайта. Яугирләр белән очрашкан вакытта хәрби эпизодлар, солдатларның яралы язмышлары турында тыңлый. Аларны йөрәге аша үткәреп, сәфәренең нәтиҗәсе булып китабы дөнья күрә.
“МХО – кырыс, канлы, әмма илебез тарихына шанлы вакыйга булып кереп кала. Язучы буларак мин бу вакыйгадан читтә кала алмадым. Сугыш турында язуы җиңел түгел, әмма ул киләчәк буыннар өчен мөһим. Әгәр без бүген дөреслекне язмасак, киләчәктә аны уйлап чыгарып ,алдап язучылар булачак”, - ди Мөнир Кунафин.
Язучының эшләре турында Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Азат Бадранов та үз фикерен әйтте. МХОда барган вакыйгалар турында кешеләрдә сораулар күп, язучыныд көндәлеген һәм юльязмаларын укып аларга җавап табып булачак.
“Мөнир Кунафин күпләрнең күзләрен ачты, - ди ул. – Аның юльязмаларын укып ничек итеп бөтен вакыйгаларны да, кичерешләрне дә дөрес итеп тасвирлый алуына гаҗәпләнәсең”.
Ильнур ЮЛБАРИСОВфотосурәте.
Чыганак: resbash.ru