Иглин районы яугирләргә ярдәм илтте

Район башлыгы махсус хәрби операциядәге яугирләребезгә кирәкле әйберләрне үзе илтеп бирде.

Иглин районы яугирләргә ярдәм илттеИглин районы яугирләргә ярдәм илтте
Иглин районы яугирләргә ярдәм илтте

50нче гуманитар конвой МХО зонасына уңышлы барып җитте. Бу юлы ярдәм кысаларында автозапчастьлар, генераторлар, инструментлар, шулай ук ике машина — «УАЗ» һәм «Нива» җибәрелде, дип хәбәр итте Башкортстанның Иглин районы башлыгы Гүзәл Насыйрова.

Моннан тыш, йөккә маскировка челтәрләре, «Леший» накидкалары, антидрон одеяллар, БПЛА, азык-төлек, шәхси гигиена чаралары һәм башка бик күп нәрсәләр кергән. Гуманитар ярдәмнең гомуми авырлыгы 10 тоннага якын. Боларның барысы да муниципалитет халкының һәм Иглин хәрби хәрәкәтләр ветераннары берлегенең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булган.

Оештыручылар акча җыюда, сатып алуда, төргәкләүдә һәм процессны координацияләүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдергәннәр. Йөк машиналары шофёрлары посылкаларны турыдан-туры батыр ир-егетләр кулына тапшыру өчен 5000 км авыр маршрут үттеләр.

Шулай ук гуманитар ярдәм белән барган конвойда катнашучылар генерал Миңнегали Шайморатовның Луганск Халык Республикасының Петровск янындагы һәйкәлендә булганнар.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Иглин районы яугирләргә ярдәм илтте
Иглин районы яугирләргә ярдәм илтте
Автор:
Читайте нас