Төбәкнең МХО яугирләренә ярдәм чаралары арта

Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының социаль-хезмәт гарантияләре тагы да киңәйде

Төбәкнең МХО яугирләренә ярдәм чаралары артаТөбәкнең МХО яугирләренә ярдәм чаралары арта
Төбәкнең МХО яугирләренә ярдәм чаралары арта

 Моның өчен республиканың Профсоюзлар федерациясе, Эш бирүчеләр берләшмәләре һәм Башкортстан Хөкүмәте арасындагы Республика килешүенә тиешле өстәмә әзерләнгән.

Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова билгеләп үткәнчә, документ махсус операциядә катнашучы хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының социаль яклану чараларын камилләштерүне күздә тота.

«Өстәмә килешү махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының социаль-хезмәт гарантияләрен киңәйтә. Мәсәлән, инвалидларны эшкә алу өчен квоталар, махсус эш урыннары булдыру, хезмәт өчен лаеклы түләү билгеләү белән бәйле нормалар һәм йөкләмәләр беркетә. Махсус хәрби операциядә булган якташларыбыз һәм аларның якыннары хезмәткәрләр штатын кыскарту вакытында эштә калдыруга өстенлекле хокуклардан файдаланачак, сынау срогыннан башка эшкә алыначак, гаилә әгъзасы — хәрби хезмәткәр белән бер үк вакытта ял алырга, эш бирүче белән килешү буенча өстәмә ял көннәренә һәм башка преференцияләргә хокуклы булачак», — диде Ленара Иванова.

Әгәр эш бирүченең финанс мөмкинлекләре бар икән, ул  яугирләргә, аларның гаилә әгъзаларына бер мәртәбә түләү бирү турында пунктны күмәк шартнамәгә кертергә, шулай ук хезмәткәрләр гаризасы буенча өстәмә түләүле отпуск һәм башка ярдәм чаралары бирергә мөмкин.

«Республика килешүенең йөкләмәләре һәм гарантияләре — хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын һәм гарантияләрен киметү ягына үзгәрә алмаган минимум. Ягъни идеалда һәр территориаль тармак килешүе, коллектив килешү аның камилрәк вариантына омтылырга тиеш» — дип ассызыклады Иванова.

Шул да игътибарга лаек, республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүнең 40тан артык чарасы гамәлдә.

 

«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Төбәкнең МХО яугирләренә ярдәм чаралары арта
Төбәкнең МХО яугирләренә ярдәм чаралары арта
Автор:
Читайте нас