МХО катнашучыларын реабилитацияләүгә 90 млн сум бүлеп биргәннәр

Башкортстаннан махсус хәрби операция катнашучыларынна әлеге сумманы бүлеп бирүләре билгеле булды.

МХО катнашучыларын реабилитацияләүгә 90 млн сум бүлеп биргәннәрМХО катнашучыларын реабилитацияләүгә 90 млн сум бүлеп биргәннәр
МХО катнашучыларын реабилитацияләүгә 90 млн сум бүлеп биргәннәр

Акчаны 52,5 мең сум номиналлы исемле сертификатларга юнәлтәчәкләр, аларны җәрәхәтләр яки контузия алган мобилизацияләнгәннәр һәм үз теләкләре белән киткәннәр алачак.

Беренче ун кеше Уфада БР Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча барлыкка килгән «Зелёная роща» шифаханәсе базасындагы тернәкләндерү үзәгендә саулыгын ныгыта да башлаган инде.

Программага медицина һәм психологик ярдәм, логопедия, социаль адаптация һәм яңадан һөнәри әзерлек керә. Комплекслы тернәкләндерү барышында һәр яугиргә индивидуаль якын килү тәэмин ителәчәк. Бу эш ир-егетләр мөмкин кадәр тизрәк актив тормышка кайтсын өчен башкарыла, диләр.

Бүгенге көндә Башкортстаннан 6,5 меңнән артык МХО катнашучысы һәм аларның гаилә әгъзалары бушлай юлламалар бирә башлаганнан бирле шифаханә-курорт дәвалануыннан файдаланган.

Гомумән алганда, республикада яугирләргә һәм аларның гаиләләренә 40тан артык ярдәм чарасы гамәлдә.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

МХО катнашучыларын реабилитацияләүгә 90 млн сум бүлеп биргәннәр
МХО катнашучыларын реабилитацияләүгә 90 млн сум бүлеп биргәннәр
Автор:
Читайте нас