“Хәтер ноталары”

МХО катнашучылары өчен концерт һәм белем бирү программалары оештырыла.

https://resbash.ruhttps://resbash.ru
https://resbash.ru

Башкортстанда махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм итүгә юнәлдерелгән комплекслы программалар һәм чаралар актив эшли.

Әйтик, 26 майда Башкортстанның Кече эшкуарлыкны үстерү һәм яклау фонды “Ватанны саклаучылар” фондының республика филиалы, Милли мониторинг һәм аналитика үзәге белән берлектә республика Хөкүмәте ярдәме белән “Хәтер ноталары” хәйрия музыкаль кичәсен оештыра.

Концертта Бөек Ватан сугышы җырлары яңгыраячак. Башкаручылар арасында махсус хәрби операциядә катнашучылар булачак.

Кече эшкуарлыкны үстерү һәм яклау фонды генераль директоры Элиана Сәетова әйтүенчә, “Хәтер ноталары” – ул концерт кына түгел, ә буыннар бәйләнеше символы, геройларның батырлыгына хөрмәт күрсәтү, бүген Ватаныбызны саклаучыларга рәхмәт белдерү һәм ярдәм итү.

Музыкаль кичә кысаларында хәйрия аукционы уздыру планлаштырылган. Җыелган акчалар ветераннарга, МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү чараларына юнәлдереләчәк.

Шулай ук МХО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү елында Башкортстанда “СВОи и новые возможности” бизнес-академия белем бирү программасы гамәлгә ашырылачак. Ул 2,5 айга исәпләнгән. Программа кимендә 500 кешене колачлаячак һәм үз эченә масштаблы сораштыру, сыйфатлы белем бирү контентын, бизнесның 24 перспектив юнәлешен гамәли үзләштерүне, төбәк базарына чыгуда ярдәм итүне, остазлык дәресләрен алачак. Укулар көндезге һәм дистанцион рәвештә узачак.

Әлеге проектлар БР Хөкүмәте ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас